Әлки бала тудыру йортыннан быел беренче туган бала белән әнисен чыгардылар
(Әлки, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районының быелгы беренче сабые көттереп кенә туды. Ул район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 15 гыйнвар иртәсендә дөньяга аваз салды. Әнисе белән баланы хастаханәдән тантаналы төстә чыгардылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Яңа 2020 елда районыбызның беренче нарасые — Базарлы Матакта яшәүче Денис һәм Рәзинә Шипигиннарның икенче баласы. Аңа Данил дип исем кушарга булганнар. Дүртенче яшь белән баручы кызлары Диана да энесен каршыларга килгән.
Денис Шипигин район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары булып эшли, ә Рәзинә — «Әлки» кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер. Күптән түгел алар яшьләр программасы буенча иркен яңа йорт өлгертеп кергәннәр.
Быел ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм район төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Әнә шундый юбилейлар елында районда беренче булып туган Данилны хастаханәдән өенә озату чын бәйрәм төсен алды. Район башлыгы Александр Никошин, сабыйның әти-әнисен котлап, аларга «ТАССРга -100 ел» истәлек билгесен тапшырды.