Зәйдә, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, шәһәр үзәгендәге һәйкәл яңартылачак
(Зәй, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәйдә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шәһәр үзәгендәге һәйкәлне үзгәртү турында сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Фикер алышулар район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә узды. Җиңү бульварында мәңгелек ут каршындагы мәйданда Солдат һәйкәлен үзгәртеп ясау һәм урнаштыру буенча эшләрне, тендер откан Яшел Үзән шәһәре скульпторы Валерий Козлов башкарачак.
Утырышта катнашучылар алдында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Валерий Иванович чыгыш ясап, скульптураның якынча үзгәрешләре белән таныштырды. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары фикер алышу барышында үз тәкъдимнәрен әйтте. Яңа эскиз барлык әйтелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып үзгәртеләчәк.