Пассажирның йөрәк өянәге аркасында самолет Казанда төшәргә мәҗбүр булган
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдән Сахалинга очкан самолет экипажы пассажирның йөрәк өянәге аркасында Казанда ашыгыч рәвештә утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта Көньяк-Сахалинск аэропорты матбугат секретаре Марина Суетиновага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Мәскәү-Көньяк-Сахалинск рейсын ясаган самолет экипажы бер пассажирның йөрәк өянәге аркасында ашыгыч рәвештә утыртырга мәҗбүр булды. Аңа инде һава судносы бортында ярдәм итә башладылар һәм аэропортта ярдәм итүне дәвам иттеләр», — дип сөйләде Агентлыкның әңгәмәдәше.
Суетинова сүзләренчә, самолет Көньяк Сахалинга очкан һәм билгеләнгән аэропортта 17.05 сәгатьтә (9.05 сәгатьтә Мәскәү вакыты белән) төшәчәк.