Казандагы күпкатлы йортта чыккан янгында кесә телефоны сәбәпче булырга мөмкин
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казандагы күпкатлы йортта чыккан янгында кесә телефоны сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре ачыклаганча, бүген Фрунзе урамында урнашкан 19нчы йорттагы ике бүлмәле фатирда чыккан янгында йорт хуҗасы карават янындагы пуфикта калдырган кесә телефоны аккумуляторының үзеннән-үзе кабынып китүе сәбәпче булырга мөмкин.
Ир-ат сүзләренчә, ул аз гына вакытка балконга чыккан, ә бүлмәгә әйләнеп кергәч, пуфик һәм караватка ут кабуын күреп алган. Янгынны үз көче белән сүндерергә теләсә дә, нияте барып чыкмаган һәм ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.
«Татар-информ» агентлыгы бүген көндез Фрунзе урамындагы 19нчы йортта янгын чыгуы, анда фатир хуҗасының зыян күрүе хакында хәбәр иткән иде инде. Нәтиҗәдә, 31 яшьлек ир-атның куллары пешкән.