"Улыбызның очраклы рәвештә поезд астында калуына ышанмыйбыз"
![](https://gdb.rferl.org/28A28FAD-1713-453B-B620-C9399ED3E7F4_cx0_cy7_cw0_w800_h450.jpg)
Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылындагы яшәүче Михайловлар гаиләсенә 6 гыйнвар транспорт полициясе тикшерүчесе шалтыратып, Хабаровски краенда хезмәт итүче уллары Андрейның поезд астында калып һәлак булуы турында хәбәр итә. Ата-ана моңа ышанасы килми, үтергәннәрдер дип фаразлый.