Быел Екатеринбургның Татар бистәсенә тәүге экскурсияне Америкадан килгән гаилә ясаган
(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Екатеринбургның татар яшьләре Америкадан килгән гаиләгә шәһәрнең Татар бистәсе буйлап экскурсия үткәргән. Бу гаилә 15 ел элек Урал төбәгеннән бер татар кызын тәрбиягә алып киткән булган. Хәзер Дианага (яңа исеме - Надя) туган җирен күрсәтергә теләгәннәр. Әлеге сәяхәт хакында Екатеринбург татарлары якташлыгы җитәкчесе Эльвина Корбанова Урал татарлары (tatary-urala.ru) сайтында язды.
Свердловск өлкәсендәге Татарстанның даими вәкиллеге каршында Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы эшләп килә. Аның җитәкчесе Илдар Хәбибуллин Америкадан килгән Эрика белән Кевинга һәм аларның балалары - Итан белән Диана-Надяга сәүдәгәр Агафуровлардан калган борынгы йортларны күрсәтте. Аларның берсендә Татарстан вәкиллеге урнашкан.
Илдар Хәбибуллин кунакларга шулай ук Екатеринбургның тарихи үзәгендә, элек Татар бистәсе буларак танылган өлешендәге башка бина һәм корылмалар турында да сөйләде. Вермонт штатыннан килгән гаиләне, аларның дусты - тарихчы Ирек Биккинин да озата йөрде.