Казахстанның татар галиме Гриф Хәйруллин «Туфаниада» китабы өчен 365 шигырь язган
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанның Алмата шәһәрендә Яңа ел алдыннан галим, язучы Гриф Хәйруллинның ике китабы киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Алар — «Татары мы» һәм «Туфаниада» дип атала. Әлеге вакыйга турында Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфикъ Кәримов конгресс сайтында хәбәр итте.
Гриф Хәйруллинның иҗади тәһәллүсе бар — ул үзенең әдәби әсәрләрен һәм тарихи хезмәтләрен Тимер Заһит исеме белән бастыра. Аның татарлар тарихына багышланган китаплары бихисап. «Татары мы» китабында төрле фәнни форумнарда ясаган чыгышлары тупланган.
«Туфаниада» китабы — аеруча үзенчәлекле иҗади хезмәт. Гриф Хәйруллин татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның «Тормышым-булмышым» китабыннан илһам алган. Әлеге китапта Туфан Миңнуллин елдагы 365 көннең һәрберсенә бер афоризм язган булган. Гриф Хәйруллин исә шул афоризмнардагы фикерләрне дәвам итеп, һәркайсына үз шигырьләрен иҗат иткән.