Апас районындагы оешмалар Үзәк паркка чыгып, кардан әкият геройлары ясаган
(Апас, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Татарстанның Апас районындагы оешмаларның коллективлары Үзәк паркка кар сыннары ясарга чыккан. Шулай итеп, берничә сәгатьтә парк әкият иленә әверелгән, дип хәбәр итә район газетасы.
Кар сыннары арасында Яңа ел бәйрәменең төп геройларын — Кыш Бабай белән Кар Кызын, 2020 елның төп символы — Күсене һәм күп кенә башка әкият геройларын күрергә була.
Иҗади эшләрдә быел билгеләп үтеләчәк вакыйгалар — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы да чагылыш тапкан.