Быел Республика онкология диспансерында эндоскопия җиһазлары яңартылган
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Республика клиник онкология диспансерда эндоскопия җайланмалары тулысынча диярлек алмаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ашкайнату һәм сулыш системасы авырулары диагностикасы һәм дәвалауда мультидисциплинар караш» темасына фәнни-гамәли конференциясе алдыннан хастаханәнең баш табибы Илгиз Һидиятов әйтте.
«Быел Республика онкологик диспансер, онкологик авыруларга каршы көрәш программасы кысаларында, яңа җиһазларга ярты миллиард сум акча алды. Акчаның күп өлеше эндоскопик җиһазлар паркын яңартуга юнәлдерелде. Җайланмаларның барысы диярлек алмаштырылды. Алар файдалануга тапшырылды. Хирургия җайланмалары да, диагностика җиһазлары да соңгы технологияләр буенча», — диде баш табиб.
Илгиз Һидиятов киләсе елга кабат шул программа буенча финанслау көтелүен, эндоскопия өчен дә акча бүленәчәген әйтте. Ул эндоскопик тикшерү алымнары ашкайнату системасында гастро-колоноскопия, сулыш системасында бронхоскопия өчен хас булганын искәртте.
«Онкологиядә эндоскопик алымнарга зур игътибар юнәлдерелә, чөнки без шешне башлангыч стадиядә үк күрә алабыз, шуңа күрә бу актуаль тема», — диде баш табиб.
Ул конференция республикада өченче тапкыр узганын, эндоскопист Владимир Муравьев истәлегенә багышланганын искәртте. «Бер үк табиблар бер үк методика буенча эшләгәч, конференциягә дә төрле профильле белгечләрне җыеп, шулай мультидисциплинар рәвештә үткәрү кулай», — ди ул.