М7 трассасында транспорт хәрәкәте ачылган
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә кыенлашкан транспорт хәрәкәте торгызылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Хәзер М7 «Идел» юл участогы буенча хәрәкәт штат режимында башкарыла, дип сөйләделәр.
Моңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән республиканың Мамадыш районында М7 трассасында фура катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Фура берничә хәрәкәт полосасын яба.