Миңнеханов: Төркия һәм Татарстан арасында товар әйләнешен 1 млрд доллар итеп була
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше кабат 1 млрд АКШ доллар күләмендә булырга мөмкин дип саный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ике республика арасында товар әйләнешен 1 млрд долларга җиткерерлек потенциал бар. Алар бу турыда бүген Казан Кремлендә сөйләште.
«Бурыч киеренке, әмма үти алырлык, — дип өстәде Татарстан Президенты. — Без хәләл һәм машина төзелеше продукциясе буенча хезмәттәшлек турында фикер алышабыз». Ул күрсәткеч 3 млрд долларга кадәр җиткән вакыт та булуын һәм 2019 елның тугыз аенда товар әйләнеше узган ел күрсәткече кадәр булуын искәртте.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Төркия товар әйләнеше 350 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Мостафа Варанк сүзләренчә, быел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше алдагы еллар белән чагыштырганда арткан.
«400 млн доллар — бу ел ахырына ирешергә мөмкин булган чик түгел, дип уйлыйм. Әмма бездә югарырак күрсәткечләр дә булды. Без кабат 1 млрд доллар күләменә ирешергә тиеш дип ышанам. Шуңа күрә нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль төзелеше кебек тармакларда уртак эш алып барырга кирәк. Бу өлкәләрдәге потенциал безгә яңа мөмкинлекләр бирергә мөмкин», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Россия белән Төркия арасындагы товар әйләнеше соңгы биш елда максималь күрсәткечкә — 27 млрд долларга җитте. «Безнең илләрнең җитәкчеләре товар әйләнешен 100 млрд долларга җиткерү максатын куйды. Без бөтен көчебезне куярга тиеш», — диде ул.