Росгвардия хезмәткәре тыныч демонстрациячеләрне тоткарламаска чакырды
Бурятиядә Росгвардия хезмәткәре Виктор Хоржиров тыныч протестларда катнашучыларны тоткарламаска чакырып, үзенең хезмәттәшләренә видеомөрәҗәгать чыгарды. Аның сүзләренчә, мондый чараларда катнашучыларны тоткарлау фәрманы - җинаятьчел, шуңа күрә росгвардия хезмәткәрләре аны үтәмәскә хокуклы.