Владимир Кара-Мурза: Русиядә сәяси тоткыннар саны Совет берлегендәгедән күбрәк
"Ирекле Русия" фонды вице-президенты Владимир Кара-Мурза Нью-Йоркта БМОның Кеше хокуклары шурасы утырышында чыгыш ясап, Совет берлеге чорындагы сәяси тоткыннар санын Русиядәге бүгенге вазгыять белән чагыштырды.