Алабуганың Нечаев скверы төзекләндерелде
(Алабуга, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада Нечаев скверындагы корылмалар вандаллар кулыннан зыян күргән иде. Бер ай үтүгә, скверда утыргычларны рәтләделәр, буяу эшләре башкардылар, хәзер анда матурлык хөкем сөрә. Шәһәр халкын парк һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга чакыралар.