Чаллыда берьюлы өч мәктәптә директор алышынган
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Чаллыда Белем көне алдыннан берьюлы өч мәктәпнең җитәкчелегендә кадрлар үзгәреше булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә. Барысы да 43нче мәктәп директоры Алексей Мироновның Ленар Мохтаров урынына 51нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә күчүеннән башланган. 43нче мәктәпкә моңа кадәр 6нчы лицей директоры урынбасары вазифасын биләгән Олеся Автомеева директор итеп билгеләнгән. Моннан тыш, 52нче мәктәпне моңарчы чит телләр укыткан Дамир Нуриәхмәтов җитәкләгән. Читать дальше...