Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин фикеренчә, диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк 3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Анда дүрт дискуссион мәйдан эшлиячәк. Аларның берсе Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктыртуга багышланган. «Интернетның әһәмияте арта бара. Анда уңай мәгълүматтан кала тискәресе дә бар. Читать дальше...