Татарстанда Муса Җәлил премиясен дәгъвалаучылардан гаризалар кабул ителә башлады
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика бүләге ике елга бер тапкыр яшьләр белән эшләүче 30 яшькә кадәрге дүрт номинантка сәнгать, фән, мәгариф һәм тәрбиягә өлеш керткәннәре, шулай ук эшкуарлык өлкәсендә һәм яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда ирешкән казанышлары өчен тапшырыла. «Бәйгегә февраль аенда — шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә нәтиҗә ясалачак»... Читать дальше...