Көзге каникулларда Түбән Кама шәһәренең «Нур» мәчетендә кызлар өчен ял оештырылды
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Көзге каникуллар вакытында Түбән Кама шәһәренең «Нур» мәчетендә кызлар өчен ял оештырылды. Кызлар өчен тортлар ясау буенча мастер-класслар, тыйнаклык һәм матурлык дәресләре, акыл, әхлакый һәм рухи үсеш буенча дәресләр, урамда уеннар уздырылды. Алар тәмле төшке ашлар белән сыйландылар. Кызлар өчен ял бер атна дәвам итте.