Казанда Коръән текстлары һәм Аллаһ исеме язылган макулатураны тапшырырга мөмкин
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясен игълан итә. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1 июньнән башланып китәчәк һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Читать дальше...