Татарстанда изоляция чорында балалар бакчалары өчен абонент түләве гамәлдән чыгарыла
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика халкы үзизоляциядә булган вакытта – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шулай дип белдерде. «Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы эшчәнлеге кысаларында без төрле ярдәм чараларын карадык. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән ял көннәре вакытында – март... Читать дальше...