Казанга коронавирус инфекциясенә антитәнчекләргә тестлар булдыру өчен җиһаз кайтты
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан башкаласына Казан федераль университеты өчен Covid-19 коронавирус инфекциясенә антитәнчекләргә экспресс-тестлар булдыру өчен җиһаз кайтты. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов туры элемтә вакытында шул хакта хәбәр итте. «Җиһазны Казанга кайтардылар инде. Тиешле процедуралар үткәннән соң, якын көннәрдә аны тиз арада җыярлар дип уйлыйм», - диде университет проректоры. Читать дальше...