Башкортстанда быел бал булмаска охшый
Башкортстан умартачылары быел бал булмаячак дип чаң кага. Язын һәм җәй башында үрчем вакытында көннәр салкын тору сәбәпле үрчем начар булса, бал җыю вакыты җиткәч көннәр кыздыру сәбәпле чәчәкләр кибә. Нәтиҗәдә соңгы елларда күрелмәгән дәрәҗәдә аз бал җыелыр дип көтелә.