Татарстан һәм Башкортстан язучылары милли телләрне яклауны сорап Путинга мөрәҗәгать итәргә җыена
22 июнь Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларының уртак түгәрәк өстәле узды. "Тел язмышы кем кулында, язучы?" дип аталган чарада катнашучылар туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесе турында фикер алышып, туган телләрне саклау һәм үстерү, аларны өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләштеләр.