Татар конгрессы идарәсе җитәкчесе итеп татар телен белмәүче билгеләнгән
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кушуы белән Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) идарәсе җитәкчесе итеп татар телендә сөйләшмәүче Артур Мендруль билгеләнгән. Бу киләчәктә БКТ рәисе Ринат Закировны вазифасыннан җибәрү максаты белән эшләнгән булырга мөмкин.