"Кырымда репрессия машинасы балаларның да язмышын җимерә"
Русия Кырымны аннексияләвенең биш еллыгын бәйрәм иткән көндә Кырымнан Прагага килгән "Инсаф" мөселманнар лигасы җитәкчесе Лутфие Зудиева һәм Кырым теләктәшлеге оешмасы активисты Дилявер Меметов белән анда кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында сөйләштек.