Дилмөхәммәтов
"Бу мәсьәлә тулысынча Башкортстан парламенты кулында. Татар теленә дәүләт теле статусы бирү татарларның үзләренең ничек оешуыннан тора. Моның өчен татарларның бик көчле, тәэсирле оешмасы булырга тиеш. Теоретик яктан аларның үзбилгеләнү хокукы бар, әмма мондый хокукка ия булуларын дәлилләү өчен алар оешырга тиеш. Башкортстан чикләрен үзгәртүдән кала алар һәртөрле хокукка ия.
Минем туган ягым Гагауз җирендә өч дәүләт теле бар: гагауз, молдован һәм урыс телләре. Гагаузлар Молдовада тупрак автономиясе алуга иреште. Бу элекке совет җирләрендә бердәнбер шундый очрак. Шулай итеп алар өч дәүләт теле кертте. Ә Молдовада бары молдован теле генә дәүләт теле статусына ия."