2050 елга татар яшьләре Русия президентлыгына дәгъва итмәкче
Мәскәү өлкәсе татар яшьләре Русия башкаласында хосусый татар мәктәбе, матбугат чарасы ачу, татар проектлары өчен инвестиция фонды булдыру турында сөйләште. Алар шулай ук Русия президентына намзәт буларак татар кешесен чыгару, илдә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен дә көрәшергә кирәк дип саный.