ТНВда яңа сезонда өч яңа тапшыру чыгачак, "Шаян ТВ" күрсәтә башлый
20 сентябрьдән ТНВ каналында өч яңа тапшыру чыгачак. Аларның берсе татар җырчыларына, икенчесе – инде вафат булган сәхнә әһелләренә багышланачак. Тагын бер тапшыру – "Талант" бәйгесе җиңүчесе. Шулай ук "Шаян ТВ" балалар каналы эшли башлый.