"Башкорт халык каһарманы" медале булачак
Башкортстанда "Башкорт халык каһарманы" исемле медаль булдырыла. Дөнья башкорт корылтае аның эскизына бәйге игълан итте. Бу бүләк башкорт халкы алдында зур казанышлары булган, башкорт халкын яклауда батырлык, кыюлык һәм каһарманлык күрсәткән кешеләргә бирелә диелә.