Казакъстан төрки музыка фестивалендә татар көйләре яңгырады
Июль башында Казакъстанның башкаласы Астана шәһәрендә "Астана аркау" дип исемләнгән төрки традицион музыкасының халыкара фестивале узды. Чара унберенче тапкыр үткәрелде, биредә Татарстан вәкилләре дә катнашты.