Данис Сәфәргали колониядә үзенә карата көч кулланылуын белдерә
Сәфәргали аңлатуынча, хәл бер төркем тоткыннарны мунчага алып барганда булган. Сәфәргали инспектордан мунчага алып баруны инде урнашкан тәртип белән оештырылмау сәбәбен сораган һәм мунчада бары салкын су гына булуына ризасызлык белдергән. Шуннан соң инспектор аны читкә алып китеп күкрәгенә суккан. Сәфәргали инспекторның исемен белмәвен яза.
Сәфәргали шулай ук әлеге инспекторның тәртип бозу турында хисап әзерли башлавын, әмма үзенең тәртип бозмаганлыгын да белдерә.
Бу хәлдән соң Сәфәргалине штраф изоляторына япканнар.