"Халык күбрәк мелодрама, комедия ярата"
22 май Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Шамил Фәрхетдиновның "Гомер буе сине көтәм" дигән спектакленең премьерасы булды. Азатлык сораштырган тамашачылар "яшьләргә җиңелчә спектакльләр, ә урта буынга тарихи, классик әсәрләр кирәк" дигән фикер белдерделәр.