Forbes хисабында Татарстан байларының байлыгы 100әр млн долларга арткан
Forbes Русиядәге иң бай 100 эшмәкәр исемлегенә ТАИФның дүрт хуҗасын керткән. 19 апрельдә дөнья күргән Forbes исемлегендә Татарстаннан Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов бар.