Экспертлар Русиядә томаланган Telegram-ны куллану артуын белдерә
Telegram томаланганнан соң Русиядә аны куллану арткан. Бу хакта SimilarWeb аналитика ширкәте мәгълүматларыннан күренә. Моннан тыш, Русия думасында да, Федерация шурасында да, Кремльдә дә мессенджерны куллану дәвам итә.