Симерү сәбәпләре, туклану
Симез булуның сәбәпләре күптөрле. Даими утырып эшләү, нәселдәнлек, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә-тирә факторы күптәннән мәгълүм сәбәпләр. Физик активлыкның аз булуы да симерүгә сәбәп була. Психологик стресслар йогынтысын да онытмаска кирәк. Кайбер кешеләр борчылганда бик күп ашый торган була. Хроник симезлек, гадәттә, балачакта дөрес тукланмаудан килеп чыга. Шуның өчен ата-аналар балаларның дөрес туклануына бик […]