Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Фирдәвес ХУҖИН: ЯЛГАННЫҢ ЯХШЫСЫ БУЛАМЫ?

“Ялганның яхшысы булмый”, - дияр аек фикер йөртә белүче  инсани затлар. Ләкин мин: “Була шул, - дияргә җөрьәт итәм. - Ягъни, мәсәлән,  кирәк  урында һәм сәбәбе игелекле гамәл кылырга юнәлтелгән очракта”. Хәер, анысы турында соңрак. Ә хәзергә ялганның (ялган, киң мәгънәле булганлыктан, аны алга таба алдау дип тә атарбыз) “яманы” турында сүз алып барыйк. 
 
Алдау – ул хакыйкатьне үзгәртеп, бозып күрсәтергә теләүнең бер ысулы һәм күбесенчә начар ният белән эшләнә. Кешелек үзенең эволюцион үсеш  юлында аңа шулкадәр күнеккән ки, адәм баласы кайчагында нәрсәнең алдау (ялган), нәрсәнең чын икәнен дә аермый башлый. Кабилә-ырулар мәгарәләрдә яшәп яткан чорларда ук көчлерәкләр (хәйлә-алдауга остараклары), “йомшагракларны” төрлечә кысрыклап, үзләренә ау өчен киек-җанварларга баерак урыннарны кулга төшерергә тырышкан. Моның өчен, сугышлар оештырып, алдавыч маневрлар белән, дошманнарын җиңгән. Исән калу – яшәү зарурлыгы шуны таләп иткән. Колбиләүчелек формациясе барлыкка килгәч, колбиләүчеләр һәм коллар арасындагы мөнәсәбәтләр берничек тә динамик үсешкә алып бара алмаган. Тарихтан  билгеле булганча, патрицийлар плебейларны коточкыч изгән, тамак ялына гына эшләтеп,  аз гына гаепләре өчен дә каты җәзага тарткан. Хәер, зур  ялганга корылган җәмгыятьтә башкача була да алмый инде. 
 
Феодализм строенда да, аз гына аермалыклар белән, шуңа охшаш хәл күзәтелгән. Вак кенәзлекләр, графлыклар, ханлыклар һәрчак  бер патшага буйсындырылган. Вассаллар үзәктәге боеручыга баш иеп, яхшы яшәр, азмы-күпме автономиясен саклар өчен туктаусыз алдашуга барган (җае чыкса, вассал хуҗасын тәхеттән бәреп төшерергә дә әзер торган).
 
Капитализмда завод-фабрика хуҗалары эшчеләрне 14-16 сәгать эшләтеп (XVIII-XIX һәм ХХ гасыр башлары), аларның хезмәтләренә лаеклы хак түләмәгән. Бу да алдауга керә. 
 
Октябрь түнтәрелешеннән соң, большевиклар халыкка, җирдәге тормышны оҗмахка әйләндерәчәкбез, дип вәгъдәләр бирә. “Җирне – крәстиәннәргә! Завод-фабрикаларны – эшчеләргә!” дигән шигарләр белән чыга. Тик аларның берсе дә үтәлми. Шул ук вакытта Октябрь түнтәрелеше, ватандашлар сугышы күпме җаннарны һәлак итә, күпме кан коела, миллионлаган кеше язмышлары челпәрәмә килә... Гитлер Алманиясе белән залим Сталин хакимлек иткән СССР арасында 1939 елны Риббентроп-Молотов кул куйган акт алдауга корылмаганмыни (анда бер-берсенә һөҗүм итешмәү, Польшаны бүлешү, Көнбатыш Украина, Бессарабия, Балтыйк буе дәүләтләрен Союзга кушу һ.б. каралган). Чынлыкта Гитлер да, Сталин да сугышның котылгысыз икәнен аңлый, һәркайсының исәбе – корбанына уңайлы вакытта алданрак ташлану гына була.
 
“Халык дошманнары”ннан арыну сылтавы  белән, илкүләм “чистарыну”га китергән шәхес культының нәтиҗәсе дә “бөек ялган”га нигезләнгән.  “Киләчәк буыннар коммунизмда яшәр!”  дип, КПСС  ташлаган утопик өндәмәнең, СССРны таркатып, коммунизмга түгел,  кыргый капитализмга китергәнен дә беләбез. Чөнки ул нигезсез – ялган системага корылган. Бөек алдау шартларында халык байлыгы аерым даирәләр арасында бүлгәләнде (ул хәзер дә дәвам итә). Таркалган империя кыйпылчыклары рәвешендә корылган дәүләтләр еш кына үзләре дә тыныч кына яши алмый, геосәяси максатларны күздә тотып һәм урталык җирләрендә яшәүче “титуллы” милләтнең хокуклары (аеруча тел өлкәсендә) кысыла, дигән сылтау белән әледән-әле бер-берсенә дәгъва белдерү күзәтелә. Күрше Украинада килеп чыккан ватандашлар сугышы  шуның бер мисалы булса кирәк. Ахыр чиктә дөрес сәясәт алып барылмауның ачы җимешләре болар, цивиль илләрдәге кебек, милләтләрне олыга-кечегә аермыйча, бертигез дәрәҗәгә куймауның аяныч нәтиҗәсе. 
 
Көнбатыш илләре, АКШ үзләренә ошамаган режимнарны тар-мар итү  өчен ялганга корылган төрле сылтаулар белән ул илләргә басып керде, аларның лидерларын юк итте һәм  ватандашлар сугышы китереп чыгарды. ХХ гасырның 70  нче еллар ахырында Әфганстанда СССР башлап җибәргән сугышны  Кушма Штатлар әле һаман да  дәвам иттерә.
 
Дөньяда һәр мәмләкәтнең эчке проблемалары җитәрлек анысы. Мисалга үзебезнең илне генә алсак та, аларның очы-кырые күренми. Әйтик, нигездә “титуллы” милләтнең генә мәгарифен, мәдәниятен һ.б.сын үстерү өчен дәүләт машинасының барлык мөмкинлекләрен эшкә җигү, “кече” халыкларны үги бала хәлендә калдыру дөреслекнең бик ерак яшерелгәнен күрсәтмимени?!
 
Җиһанда әле тарихи ялган дигән нәрсә дә бар. Кем җиңүче – шул хаклы. Үзенә кулай итеп уйлап чыгарылган тарихны ул яза. Әмма ялган тарих укып,   бер генә милләтнең дә мантыганы юк әле. Динара һәм милләтара низагларның башы да шунда инде. Уйланылган, дөрес сәясәт алып  бармаганда аларны кабызырга бер очкын җитә. 
 
Яман (әшәке) ялганның (алдау) тагын әллә нинди төрләре дә бар әле: бер-береңне, әти-әниеңне алдау, ир белән хатынның үзара алдашуы,   хезмәттәшләреңне, җитәкчеңне алдау дисеңме... Кешегә яла ягу,  гайбәт сөйләп,  аның күңелен рәнҗетү Ислам динендә зур гөнаһлардан санала. Ялганлаудан чынбарлык үзгәрмәсә дә, ул кешенең тормышына күп очракта зыян салырга мөмкин.
 
Алдашуның янә бер төре һәм киң таралганы – матди табыш алуга юнәлтелгәне. Ул еш кына җинаять юлына алып керә. Кешедән алдап акча яки әйбер алу һәм аны кире кайтармау, ятимнәрне һәм  фәкыйрьләрне, карт-корыны алдау, эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы түләмәү яки аны киметеп түләү гадәти күренеш хәзер. Ә үзең эшләгән предприятиене, салым оешмаларын, ахыр чиктә хөкүмәтне алдау яшермичә диярлек эшләнә һәм ул хәзер алдауга да саналмый бугай инде, ә бары тик эшмәкәрлек белән оста шөгыльләнү дип кенә атала. Бу вакытта кануннар да бозылмый кебек, алар бары тик урап кына үтелә. Хәер, башкача була да алмый торгандыр. Чөнки экспериментлар иле  хөкүмәтенең,  төрле хосусыйлаштырулар белән үз халкының башын бутап, бөек алдау оештыруын алдагы күп буыннар да оныта алмастыр әле. Ә бит ялган ялганны тудыра, ул артканнан-арта һәм тарала бара. 
 
Инде ялганның “яхшысы”на күчик. Ничек кенә сәер тоелмасын, бу – шулай. Әйтик, көннәрдән бер көнне адәм баласы үлем хастасы белән (Аллаһ сакласын!) чирләп китте ди. Аның хәле көннән-көн начарая, ә ул үзе һаман яхшыга – терелүенә өметләнә, ә туганнары,  якыннары аның терелмәячәген белә. Чөнки табибләрнең диагнозы катгый. Шулай да бичараны табибләр дә, гаиләсе дә  “Яшисең әле”, дип алдый, гуманлылык күрсәтә. Бу очракта алдашуны “яман” категориясенә кертү үзе үк хата булыр иде, чөнки ялганлау изге нияттән чыгып кылына.   
 
Дөресен әйткәндә, алдашуның кечкенәсе һәм зурысы юк. Ул бары тик хакыйкатьне яшерү өчен генә эшләнә. Без һәрберебез дә балаларыбызны, туганнарыбызны, кешеләрне өйрәтә башлаганчы, иң беренче чиратта, үзебезнең күңелләрне һәм уйларны бу зәхмәттән чистартыйк. Бездә аны дәвалый торган дару  бар, ул – Коръән, ул – безнең намусыбыз, вөҗданыбыз, әти-әниләребезнең,  әби-бабаларыбызның безгә багышлаган өметләре. 

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net