1 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.43 сәгатьтә калка, 0.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.15 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәт белән бәйле якты көн. Ял итү, гаиләне ныгыту өчен иң яхшы вакыт. Һәр нәрсәдә сизгерлек һәм юмартлык күрсәтү хуплана, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу зарур. Бизләр системасы, кан тамырлары, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Топинамбур басымны төшерә
Кан басымы югары булганда, 3-4 аш кашыгы уылган топинамбурны 1 литр кайнар суда 2-3 сәгать төнәтәләр дә, көн буена эчәләр. Дәва курсы - ай ярым. Сару кайнаганда, ярты стакан яңа сыгылган топинамбур согы эчәләр. Ач карынга эчкәндә, ул эч кибүдән коткара. Хроник гастрит интектергәндә, көненә 3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 100әр миллилитр топинамбур согы эчү булыша. Дәва курсы - 1 ай.
2 ноябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 1.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.11 сәгать.
Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәрнәрсәдә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башлаган эшне ахырына җиткезергә кирәк. Бу тәүлектә кешедә бик куәтле табигый көч уянырга мөмкин. Бизләр системасы, умырткалык зәгыйфь. Өске сулыш юлларын һәм үпкәне чистарту, дәвалау уңай нәтиҗә бирә.
Кан куе булса (1)
Кешенең канында гемоглобин микъдары югары һәм тромбоцитлар саны нормадан артык булса, меню 80 процентка - селтеле, 20 процентка кислоталы ризыклардан торырга тиеш. Селтеле ризыкларга ярмалар, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, ташкабак, борыч, кабак, банан, сөт, арыш икмәге, топинамбур, яшел тәмләткеч үләннәр, кислоталы ризыкларга ит, йомырка, атланмай, каймак, кефир, майонез, ак икмәк, борчак, шикәр, шоколад, какао керә. Кайбер җиләкләр (кара карлыган, кара миләш, гөлҗимеш), шулай ук меңьяфрак, валериана, сукыр кычыткан, япон софорасы, әрекмән, сары мәтрүшкә, наратбаш, кычыткан, гөлбадран, көтүче сумкасы үләннәре, имән кайрысы канны куерта.
3 ноябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.33 сәгатьтә калка, 2.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.06 сәгать.
Мәхәббәт, шәфкать, сабырлык энергиясенә бай куәтле көн. Хәер- сәдака бирү, бүләк тарату хуплана. Нәфрәтләнергә, усалланырга ярамый. Йөрәкне саклау зарур. Ашказаны яхшы эшли. Җимеш соклары эчү файдалы.
Кан куе булса (2)
Тромблар ясалу ихтималын киметү, канны сыекландыру өчен, сарымсак, чия, лимон, инжир, имбир, көнбагыш ашау, мүк җиләге чәе (2 чәй кашыгы җиләкне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су агызырга), кызыл йөзем согы (көненә яртышар стакан), томат согы (көненә 1әр стакан) эчү файдалы. 1 аш кашыгы томат пастасын 1 стакан суда эретеп, тәменчә тоз кушарга һәм көненә 1әр стакан эчәргә була. 1 аш кашыгы бадәм чикләвеге ашап кую да канны сыегайтуга булыша. Составында йод һәм омега-3 май кислоталары булган креветка, мидия, майлы балык, диңгез кәбестәсе (көненә 1 чәй кашыгы коры порошок) дә канны сыегайта.
4 ноябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.57 сәгатьтә калка, 4.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.
Үзгәрешләргә бай көн. Күбрәк аралашу, яңа белем алу, күңелгә ошаган һөнәр өйрәнү файдалы. Ач торырга ярамый. Нерв системасы, йөрәк, тире зәгыйфь. Тынычсыз Кучкар көннәрендә сәламәтлекне кайгырту, салкында йөрмәү, арыганчы эшләмәү яхшы. Чикләвек һәм тозлы ризык ашау файдалы, суны азрак эчәргә кирәк.
Йөзек кию зыянлы
Бер дә салмыйча, даими рәвештә балдак яки йөзек киеп йөрү зыянлы. Атсыз бармактагы балдакның мастопатия, җенес әгъзалары һәм эчке секреция бизләре авырулары китереп чыгаруы ихтимал. Урта бармактагы йөзек - атеросклероз һәм гипертония, имән бармактагысы остеохондроз (сөяк һәм кимерчәк тукымадагы авырулар) һәм радикулит (арка мие нерв тамырлары ялкынсыну), чәнчә бармактагысы уникеилле эчәк авырулары башлану ихтималын арттыра. Шунлыктан төнлә йокларга ятканда бөтен бизәнү әйберен салып куярга кирәк.
5 ноябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.23 сәгатьтә калка, 5.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.58 сәгать.
Иң әһәмиятле эшләрне башлау өчен уңай көн. Күзләрне арытырга, эч пошуга, сагышка, төрле шик-шөбһәләргә бирелергә ярамый. Ач тору өчен яхшы көн, эчәклекне һәм тирене чистарту нәтиҗәле була. Ай Кучкарда чакта баш һәм күз зәгыйфь. Чиста салкын су эчү файдалы. Башка операция ясатырга, теш табибенә барырга, чәч кистерергә ярамый.
6 ноябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.52 сәгатьтә калка, 6.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.54 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, эчке кичерешләрне йөгәнли белергә кирәк. Төрле вәсвәсәләргә бирешмәү зарур. Алма, кәбестә, сарымсак ашамау яхшырак, балан һәм мүк җиләге согы эчү файдалы. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Бүген һаваның сафлыгы бигрәк тә мөһим, шунлыктан бүлмәне ешрак җилләтү сорала.
Тукландыргыч битлек
1 йомырка сарысын туглап, әкрен генә 1 чәй кашыгы үсемлек мае, аннары 1 чәй кашыгы сыек бал кушып болгаталар да, 1 ай буена атнага 1-2 тапкыр биткә ягалар, ул тирене шомарта, матурайта, чыныктыра.
7 ноябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.26 сәгатьтә калка, 8.12 сәгатьтә бата. 2 сәгать 23 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.50 сәгать.
Ай тулган көндә гармониягә омтылу, тынычлык һәм кәеф күтәренкелеген саклау мөһим. Нервлар киеренке, үз-үзеңне контрольдә тоту зарур. Бүген вак-төяк бәйләнүләр, ызгыш-талашлар килеп чыгып кына тора. Аралашуны чикләү зарур. Кан авырулары кискенләшергә, талак авыртырга мөмкин. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Җылырак киенергә кирәк.
Сыр
2 литр сөт, 1 кг эремчек, 100 г атланмай, 1 йомырка, 2 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы сода кирәк. Сыр әлүмин яки корыч савытта кайнатыла (эмальләнгән савыт ярамый). Кайнап чыккан сөткә эремчекне салып, тишекле төйгеч белән яхшылап изеп болгаталар. Берничә катлы марля аша сөзәләр. Атланмайны эретеп, җылы майга йомырка сыталар, тоз, сода өстиләр дә, яхшылап туглап, эремчеккә кушалар, кул белән болгаталар, сүрән утта җылыталар. Кашыкта шуа башлагач, сыр әзер була. Уттан алып, билгеле бер формада әвәлиләр дә, суыталар.