Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


КИТӘ УЙЛАР ДОНБАССКА...

Телевизор экранында Лугански шәһәрен утка тоталар. Еракта, өй түбәләреннән һәм яшел агачлардан хасил офыкта, кап-кара төтен болытлары күтәрелә. Якында, юл асфальтында, шартлаган снарядлар уйган тирән, котсыз кратерлар. Журналист биш катлы өй янындагы балалар мәйданчыгын күрсәтә. Анда, ауган таган, туздырылган  ком тартмасы янында, пластмасс йөзе берничә урыннан яраланган курчак аунап ята... Журналист нидер сөйли... Лугански шәһәренең  Ворошиловград чагы күз алдыма килә... Яралы курчак кемнеке икән? Бәлки, ул безнең якташ, милләттәш шахтёр оныгыныкыдыр?.. 

1972 елның 23-29 маенда Ворошиловград өлкәсендә Татарстан әдәбияте  көннәре узган иде. СССР Язучылар берлеге бу чараны СССРның 50 еллыгына багышлап оештырды һәм  ул  Украинада татар әдәбияте һәм сәнгате бәйрәме булып узды. Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев, Нәби Дәүли, Габдрахман Минский, Туфан Миңнуллин, Рафаэль Мостафин, Мәрзия Фәйзуллина, Ренат Харис, Шамил Рәкыйповлардан торган  делегациянең җитәкчесе СССР Язучылар берлеге идарәсе секретаре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Нури иде. Ворошиловградка безнең белән артистлар Айрат Арсланов, Ирек Галимов, Эмиль Җәләлетдинов, Назнинә Сабитовская, Наҗия Теркулова,  Илһам Шакиров, Венера Шәрипова,  журналистлар Марат Әмирханов, Искәндәр Шәмсетдинов булды.

Ворошиловград безне бик матур каршылды. “Привет участникам Дней литературы советской Татарии!” дигән лозунглы аэропортта  Ворошиловград язучылар оешмасының рәисе, күренекле прозаик Тарас Рыбас белән Зәки Нури тәбрик сүзләре әйткәннән соң, җырлы-биюле уеннар башланды. Аллы-гөлле тасмалар таккан украин кызлары белән без дә биедек, “Китә казлар, китә казлар, китә казлар Донбасска...” дип, җырлап та бирдек...

Бер атна эчендә без, берничә төркемгә бүленеп, Ворошиловград өлкәсенең Кадиевка (хәзер Стаханов икән), Лисичански, Красный Луг, Краснодон кебек зур шәһәрләрендә дә булдык. Кайберләребез хәтта шахтага да төшәргә батырчылык итте. Андыйларыбыз, күмер  тузанын битләреннән юмыйча,  горурланып, җир астында күргән-тойганнарын тәфсилләп берничә көн сөйләп йөрде.

Без анда илнең  иң данлыклы шахтёрлары белән очраштык. Клубларга, мәдәният йортларына җыелган халык арасында безнең якташларыбыз – 30 нчы елларда меңәрләп-меңәрләп бирегә күченеп килгән һәм Донбассның данын күтәргән шахтёрлар - беренче дүрт-биш рәтне тутырып утыра. Кара постаудан тегелгән фирменный костюм күкрәкләре орден-медальләргә күмелгән. Беренче рәтләргә аларны, әлбәттә, без күрсен дип, “Менә татарларга Донбасста нинди шәп мөнәсәбәт!” дип утырталар. Ул елларда халыклар дуслыгы дәүләт идеологиясенең дә, әхлакның да нигезен тәшкил иткән олы төшенчә иде.  Якташларыбыз безне, өйләренә чакырып, кунак итте. Хәтеремдә, бер татар инженеры миңа үзе уйлап тапкан портатив саунасын күрсәтте. Берничә еллар узганнан соң, мин шундыйрак җайланмаларны безнең якларда санаторийларда да күрдем...

Безне, әлбәттә, украин язучылары озатып йөрде, шәһәрнең кызыклы урыннары белән таныштырды. Минем хәтеремә уелып калган урыннарның берсе - атаклы “ Толковый словарь живого великорусского языка” авторы, беренче рус тюркологы, лингвист, язучы Владимир Иванович Даль туган йорт булды. Анда безне Тарас Рыбас алып барды һәм, соңыннан, берничә кешегә генә, бу йортны саклап калу өчен үзенең ничек көрәшкәнлеге турында сөйләде... Ул чакта Казанда Такташ яшәгән йортны, “Болгар” номерларын сүтеп атырлар, татар әдәбияте тарихының ярты гасырын үзенә сеңдергән Матбугат йортын ресторан һәм кунакханә итәрләр, алар өчен көрәшергә кирәк булачак, дигән уй башыбызга да килмәде. Ә башыбызга килгәндә, кем әйтмешли, олау күздән югалган иде инде...

Без Ворошиловградтан күңелебезгә матур тәэсирләр төяп, украин язучыларын киләсе елга үзебезгә кунакка чакырып кайттык. 1973 елның җәендә  Татарстанда Ворошиловград көннәре булды. Бу әдәбиятләр дуслыгы бәйрәмен шагыйрь Нәби ага Дәүли “Донбасс токымы” дигән поэма белән каршылады. ФЗӨ мәктәбеннән соң, ул хезмәт юлын Донбасста, металлургия заводларының берсендә башлаган. Тормышының шул дәверен язучы гомеренең соңгы елларына кадәр сагынып сөйләде.

Күптән түгел мин  Нәби аганың шул поэмасын эзләп таптым, яңадан укып чыктым, бу әсәрнең бүген дә мәгънәви, эстетик һәм әхлакый әһәмияткә ия булуын танып, куандым. Һәм борчылдым да: бүген, утка тотылган, канга һәм күз яшенә баткан, “яшәү белән үлем арасында” калган Донбассны күреп, нәрсә язар иде икән ул?..

Минем архивымда Ворошиловград (Лугански) өлкәсендә 1972 елның маенда булып узган бәйрәмнән берничә фото да саклана икән. Аларны да, Нәби Дәүлинең  “Донбасс токымы” дигән,  якташ шахтёрларга багышланган, Ворошиловградта башланып Казанда тәмамланган поэмасын әдәбият сөючеләргә тәкъдим итәм. Сез әлеге әсәрне гәзитнең 7 нче битеннән укый аласыз.

Ренат  ХАРИС,
Татарстанның халык шагыйре.
                   
.Ворошиловград аэропортында Татарстан делегациясен каршылау. Арткы рәттә уртада Зәки Нури һәм Тарас Рыбас.

.Красный Луг. РСФСРның халык артисты Венера Шәрипова “Знамя коммунизма” шахтёрлары арасында.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net