Башваткыч
Әлеге башваткыч Роберт Миңнуллинның «Күчтәнәч» исемле китабы буенча төзелгән. Сорауларга җаваплар сан язылган шакмактан башлап языла. Сүзнең соңгы хәрефеннән икенче сүз башлана. Җавапларны «Күчтәнәч» китабындагы шигырьләрдән эзләгез.
Сораулар:
1. Армас-талмас малай исеме. 2. Атказанган җырчы кош. 3. Авыл светофоры. 4. Дәресләрнең иң кызыгы. 5. Авыл зоопаркы. 6. Шагыйрь үзен шундый кеше дип атый. 7. Оча торган «чәчәк». 8. Үзе йөзә торган әйбер. 9. Иң шәп бәйрәм. 10. Безнең як крокодилы. 11. Тешен кәнфиткә алыштырган малай. 12. Аны кызлар саныйлар. 13. Айга очу аппараты. 14. Авторның шигырьләрендә еш очрый торган малай исеме. 15. Язның төсе.