Нефтьчеләр Аксубайда участок сатып алган
![Нефтьчеләр Аксубайда участок сатып алган](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/cc21e46bf46e3241ba368d1d6b01ae98_S.jpg)
“Татнефть” компаниясе беренчеләрдән булып банкротка чыккан “Вамин” агрохолдингның активларын сатып алган.
Нефтьчеләр Аксубай районындагы 47 гектар мәйдандагы 13 авыл хуҗалыгы участогына ия булган. Алыш-биреш бәясе 1,444 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә “Русская планета”. Элек бу участокларда агрофирма бөртекле культура һәм мөгезле эре терлек үстергән булган.