Зәй көрәшчеләре булдыра
Казанда яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге узды. Анда Зәй көрәшчеләре дә катнашып, уңышлы чыгыш ясады: Ангелина Шириазданова – җиңүче, Адилә Галиуллина, Аделина Маслова, Тимур Фаршатов III урын алды. Аларны ярышларга тренерлар Л. М. Кәлимуллин белән И. А. Хуҗин әзерләде.