Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Авызда кан йөрттек, әмма төкермәдек [чын барлыкны хикәяү]

                      ( Шәрехләү )

Күз ачкысыз буран күзләрен будымы, алар үзләрен үргә чаклы озата килгән әниләренең яшькә чыланган керфекләренә игътибар да итмичә,  саубуллашып китеп бардылар. Хәер, әле йокыдан да аерылып бетмәгән сабыйларның күнел күзе ана газабын танырлык идеме соң? Юл читендәге күренер – күренмәс маяк таякларын югалтмаска тырышып атладылар алар. Бу кайтуларында әниләре аларны өр-яңадан киендерде. 

Аякларында яңа гына бәйләнгән оек белән чабата. Киндердән сугылган кызыл ыштаннары да гәүдәләренә  бик килешле ятып тора. Кара сарык йоныннан сугылган шәл дә нәкь менә быелгы салкыннар өчен әзерләнгән кебек. Урманчига чаклы җитмеш чакрым чамасы атлыйсы бар. Иңнәрдә пешкән бәрәңге йомарламалары, алабата оны тутырылган биштәр үзен вакыт- вакыт сиздереп ала.

  Унике һәм ундүрт яшьлек кызларын тәмам карашыннан югалганчы озатып калган ана үрсәләнә - үрсәләнә немесне сүгә: “ Каһәр суккан сугыш. Дөмексә генә ярар иде бу хашәрәт, ләгьнәт төшкән фашист калдыклары. Безне ирсез, балаларны балачаксыз калдырды бит ... “.

   Көн төшкә авышканда алар ярты юлны үткәннәр иде инде. Тәбә тауы башына да  җиттеләр. Бураны да басылып киткән сымак булды. Әллә бөтенләй дә булмаган шунда? Әнә кичәдән калган чана эзләре ярылып ята. Рәхимә : “ Әйдә, чана шуабыз апа?!” Зәкия апасы шушы сүзне генә көткәндәй биштәрен җиргә томырды да, чанасына капланып таудан төшеп тә китте. Әй онытылып шудылар да соң?! Озак итеп, тәмам күңелләре булганчы шудылар. Күптәннән мондый рәхәткә тиңенгәннәре булмады шул. Шакыраеп каткан бияләйләр, Рәхимәнең бер каты төшеп тә калган, инде үзе чанага әверелгән каерма тун хикмәте дә туктатмаган булыр иде әле үзләрен. Эңгер-меңгернең төшә башлауы гына аларның урман кисәргә баручылар икәнлеген искәртте. Ә биштәрләр кая? Биштәрләр юк?! Югыйсә кеше –фәлән, эт мазар да күренмәде. Биштәргә тутырылган ризыкның әниләре авызыннан өзелгән бар булган тәгам икәнен аңламасалар да, кыйммәтенә төшенерлек иделәр инде алар. Әле җитмәсә, бу ризыкны биш баласы, гарип ире белән квартирант хатын да сулар һавага сусаган кебек көтеп тора. Берәм –сәрәм өйләрдә генә лампа шәүләсе төшкән авыл каршылады аларны. Борыннарын салындырып ике тәрәзәле йортның ишеген шакыганда алардан да кызганыч кем булды икән? Тупсаны атлап керүгә борынга килеп бәрелгән әче ис, ризык килгәнлеген тоемлаган баларның чырылдаулы тавышы, бишектәге  сабыйның туктаусыз йөткерүе, мич башындагы картның өзлексез ыңгырашуына битараф кына түргә уздылар алар. Түр дигәннәре алар адымы белән дүрт – биш адым инде. “ Без, безгә, безне ... “ Рәхимәнең сакаулы безелдәвенә Зәкия кушылып китте:  “ Вера апа безне бүреләр куды. Без биштәрләрне ташлап йөгердек, шулай гына котылдык “, -дияргә көч тапты ул. Соңгы тапкыр кайтуларында, чыннан да, урман юлы буйлап аларны ике бүре озатып кайткан иде. Өйдән куып чыгарырлар инде дигән куркудан калтыранган кызларны Вера апалары күкрәгенә кысты: “Бигрәк бала шул әле сез, имчәк сабыйлары” – диюдән ары китмәде. Йортның иртәгесе көне күз алдына килде булса кирәк, кырысланган хәлдә кызларга җир идәндәге ятакка урын күрсәтте. Ач карын, бозланган киемнәр белән кызлар яман да авыр, шыксыз олы толып эченә кереп югалдылар. Төннәрен ярым саташкан хәлдә балавыз да сытып алды Рәхимә. Йоклаганын гына көтеп тора да, Зәкия  аның өстендәге толыпны үзенә шудыра. Өйдә шәм җылысы гына, калтыранып уяналар да, янәдән бер – берсенә сыеналар. Анысыннан бигрәк, бете  гел аларны гына көтеп торган диярсең, үтереп тешли. Бермәл тынлык урнашкач, Рәхимә мич каршына шуышып килә дә, ни булса, шул булды диеп ярты гәүдәсен мич эченә этәрә. Тәмләп йокыга да тала. Әр ишетмәгәч ул бу гамәлен бер генә тапкыр кабатламады. Урманнан кайтканда агач ботакларын да иптәшләренә карый мулрак эләктерә торган булды.

   Алар күз ачканда йорт хуҗасы  да сабыйларын салган карават тирәли кандаларны шартлатып сытып йөри иде. Аларга бу көн иртәсендә кипкән кычытканнан әзерләнгән аш та эләкмәде.

   Ярый эле Хәбир, Фәйзехан абыйлары бодай шулпасы пешереп алып килгән иде. Алар ни уйлагандыр, кызлар ярманың аска төшкәнен генә көтеп торалар да,  чүмечне чиләккә батыралар. Күңелләре белән туеп бетмәсәләр дә, уңайсызланып кына рәхмәтләрен әйтеп пилага ябыштылар. Ә менә бу абыйлар яраланып, бер кулсыз, аяксыз сугыштан кайтканнар. Урман кисүче кызларның олы башлыклары булып йөриләр. Аларның көн күрү шартлары башкачарак, табыннары да тулырак ризыклы. Сабыйлар ветеран  сугышчыларның тол хатыннарда яшәүләрен абайламасалар да, ашау-эчү чамаларына  еш кызыккалап куялар. Аларның эше пила каерап тору, агачның кайсы якка авасын билгеләү, өелгән утын әрдәнәләренең исәбен алып бару кебек вазыйфалардан гыйбарәт. Тик метр юанлыктагы имәннәрне кисүче кызларга карап торалар да, түзә алмыйлар пиланың бер башына ябышалар. Атна азагына кызлар аякларында басып тора алмаслык хәлгә киләләр. Авыз-борыннан кан китә башлый. Хәлсезлектән егылып киткәннәре дә булгалый араларында. Әнә беркөнне, аяз көнне яшен суккандай өстенә агач төшкән Сәлимәне үгез җигелгән чанага салып алып кайтып киттеләр. Ул гаиләдәге сигез баланың иң олысы. Аннан кечесенә дә сигез генә яшь бит әле. Әтиләре урын өстендә ята. Өенә озатачакларын шәйләгәч авыртудан түгел, күбрәк менә шуннан куркып елады Сәлимә. Аның күз яшьләренә буылып елап ятуын кызганган яшьтәшләре еш кына сиздермиенчә  үзләре дә бер читтә керфек чылаткалый иделәр. Ә көннәрдән –бер көнне Сәлимә мәңгелеккә күзен йомды. Бу кышның үтә дә тирәнгә киткән туңын ватып аны Урманчида гына җирләделәр. Әти-әнисенең теләге буенча шулай эшләделәр. Әлеге кышта урман кисүче кызлар тагын ике иптәшләрен җир куенына салдылар. Бер елдан бу кара исемлеккә тагын ике кызны теркәделәр.

   Бәлкем чират башкаларны да куып тоткан булыр иде, авылга сугыш тәмамлану хәбәре кайтты. Авылда ир-ат заты күренгәли  башлады. Озак та үтмәде,  кызларны өйләренә озату турында әмер килеп иреште. Аннан соңгы еллардагы ат көтүләрне, икмәк чыгаруларны, баржага урман төяәү, уфалла тартуларны алар инде гадәти хатын-кыз эшенә генә санап яшәделәр.

   Еллар агымсу кебек гомер чакрымнарын әллә кайларга алып киткәннәр. Чәчләренә тоташтан ак бәс кунган, туксаннарын ваклаучы ике ханым оныклары белән үзләре балачакта урман кискән аланлыкта басып торалар. Шул чак барысының игътибарын җәлеп итеп Зәкия кулыннан бер өчпочмаклы хат  җиргә килеп төште. Аны саклык белән генә Рәхимә күтәрде дә, учларына салып, пөхтә генә ачарга кереште. Әниләреннән ядкарь итеп сакланган хатның эчтәлеге дерелдәгән иреннәргә күчеп бар аланга яңгырады: “ Балакайларым, күз нурларым минем! Курчак белән уйнар чагыгызда урман кисәргә җибәрүләрем өчен сезнең алдыгызда тезләнеп гафу үтенәм. Сугыш, замана  аерды сезне балачагыгыздан. Сез урманда калдыгыз. Өч сеңелкәшегез кызамыктан үлеп киттеләр. Миңа берүкләр рәнҗи күрмәгез, картлык көнегездә оныкларыгыздан игелек күреп яшәгез! Бу хатымның юллары йөрәктән тамган әрнүле хисләргә манчылып язылдылар... “

   Күзләрдән җиргә тәгәрәгән яшьләрне күрмәскә тырышам, күкрәккә төер тыгыла, сулышымның кысылганын вә ешайганын тоям. Ап-ак бөркәнчекле, болын чәчәкләре түшәлгән күлмәк кигән, йөзләре җыерчыктан тарихланган ике әби дога өчен җиргә иелделәр. Аларга кушылып оныклар чүгәли төшә.Сүзсез генә кайтыр юлга кузгалабыз. Йөрәктә моңсу, сыктау, әрнү, сыкрау, сызлану катыш шигьри юллар кабатлана:

 

                                  Әнкәй, апа, һәм мин. Олуг хатирәдә,

                                  Алар узган юлдан барабыз.

                                  Яшьлек аланында бергә дога кылдык,

                                  Кабул булсын, күңел догабыз!

 

   Эх ! Шушы көнгәчә авызда кан йөрткән, эмма төкермәгән кавем бит алар?! Сезнең алда мең –мең кабат баш иярлек бит сугыш чоры балалары! Сезнең алда, сезнең алда! ...Һәр адымымда, сәгатемдә, көнемдә, төнемдә әлеге кайтаваз озатып йори мине. Бер генә минутка да калмый озатып йөри...

                                

 Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net