Григорьевлар яшь механизаторлар бәйгесендә Зәй данын яклады
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшьләрне кызыксындыру максатыннан республикада яшь белгечләр арасында төрле бәйгеләр оештырыла. Шуларның берсе – 30 яшькә кадәр булган механизаторлар арасында традицион төстә үткәрелүче “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесе. Быел да әлеге ярыш 17-18 октябрьдә Кукмарада үтте. Аның финалына 43 районнан иң-иң дип табылган 15 яшь комбайнчы экипажы сайлап алынды. Әлеге конкурста Зәй данын яхшы хезмәтләре белән берничә ел рәттән танылып килүче, Югары Баграж авылыннан абыйлы-энеле Николай һәм Георгий Григорьевлар яклады. Егетләр быелгы урып-җыю чорында 19 мең центнер ашлык суктыруга иреште. Николай исә алдагы елларда да, әлеге конкурста иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, беренче урын алган иде. Быелгы бәйгедә Григорьевлар төп җиңүчеләр булмасалар да, яхшы гына чыгыш ясап, акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Георгийга авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары уку йортына конкурссыз укырга керү һәм бюджет бүлегендә уку хокукы бирүче сертификат тапшырылды. Ә Николай исә мондый сертификат алып, инде югары белем ала.