Ике авыл хатын-кызлары осталыкта ярышты
![Ике авыл хатын-кызлары осталыкта ярышты](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/b574a0ae91fb70e737fbed289783496a_S.jpg)
Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният хезмәткәрләре ижади эшләүләре белән аерылып тора. Алар узган ялларда Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан тематик кичә уздырды. Чарада Сармашбаш һәм Югары Мәлем авылларыннан төрле тармакта хезмәт куючы хатын-кызлар осталыкта, житезлектә көч сынашты.