Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Ушмы суы ака торур, Түбән Ушмы яши горур

Узган атнаның шимбәсе Түбән Ушмы авылы тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелды. Бу көнне авыл җирлегендә яшәүчеләр ике тарихи вакыйганың шаһите булды: алар мәчетләренең 110 еллыгын билгеләп үтте, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сугышта катнашканнар һәм тылда хезмәт күрсәткәннәргә багышлап авылда һәйкәл, Җиңү паркы ачылды, авыл көне уздырылды.

XIX гасырда төзелеп, бүгенге көнгәчә сакланып калган иман йортлары Татарстанда да бармак белән генә санарлык. Түбән Ушмыдагы мәчет – шуларның берсе. Үз гомерендә нинди генә хәлләргә дучар булмаган ул. XIX гасыр азакларында Түбән Ушмы дүрт мәхәлләгә бүленгән була. Бүгенге иман йорты икенче мәхәлләгә карый. 1897 елда ул яна. Авыл картлары яңа бина төзүдә булышуын сорап, 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре Әхмәт Хөсәеновка мөрәҗәгать итә. Ул ризалык бирүгә түбәнушмылылар бердәм рәвештә яңа бина салырга керешә. Октябрь инкыйлабыннан соң әлеге иман йортына 1990 елга чаклы күп төрле «вазифалар» башкарырга туры килә: колхозлашу елларында - балалар бакчасы, 40 нчы елларда - клуб, ашлык саклау склады... Ә менә 80 нче еллардан ул дистә елдан артык, кабат иман йортына әверелгәнче, авыл музее булып хәзмәт итә. Аның бу вазифага күчүе бер гыйбрәтле вакыйга белән бәйле.

Рәфгат Галиев, авыл аксакалы:

– Ашлык саклау склады булып торганда мәчет бинасының  түбәләре тәмам таушалып бетә. Озак еллар «Кызыл флаг» колхозы рәисе булып  эшләгән Мөхәммәтҗан ага Шакиров 80 нче еллар башында аның түбәсен яңартырга керешә. Әмма бу берәүгә ошамый. Ул КПССның Татарстан өлкә комитетына: «Колхоз рәисе мәчет ремонтлата», – дип шикаять юллый. Райкомга обкомнан махсус комиссия киләчәге турында хәбәр итәләр. Мөхәммәтҗан ага авыл халкын җыеп, мәчетнең эчен, тирә-юнен чистарттыра. Анда авылда элекке заманнардан сакланган иске әйберләрне җыеп урнаштыралар, ишеге өстенә «Төбәкне өйрәнү музее» дигән язу элеп куялар. Комиссия килеп, мәчет эчендәге экспонатларны карап чыкканнан соң, колхоз рәисенә рәхмәт әйтеп, кайтып китә.

Үзгәртеп корулар башлангач, мәчет иманга сусаган халыкка хезмәт итә башлый. 2006 елда хуҗалыкны җитәкли башлаган Рафаэль Мөхәммәтшин аңа зурдан кубып ремонт ясата.

Бәйрәм Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Район башлыгы Анатолий Иванов, Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Мәдәният министрлыгының мәдәни объектларны саклау бүлеге җитәкчесе Светлана Шәрипова, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин үз чыгышларында Түбән Ушмы авылы мәчетен яңартуда зур булышлык иткән кешеләргә рәхмәтләрен ирештерде, яшь буынны тәрбияләүдә диннең иң мөһим чараларның берсе булуын ассызыклап үтте. Район башлыгы Анатолий Иванов мәчеткә ноутбук бүләк итте. Чыннан да, мир белән тотынгач, мәчетнең эче, тирә-юне күз явын алырлык хәлгә килгән.  Моның өчен түбәнушмылылар район башлыгы Анатолий Ивановка, инвесторлары Рифат Мотыйгуллинга аеруча рәхмәтле. 

Чыннан да, Түбән Ушмы авылында яшәүчеләр бәхетле бүген, чөнки аларның Рифат Мотыйгуллин атлы якташлары бар. Әгәр ул үз вакытында элеккеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә инвестицияләр кертмәгән булса, бу төбәк халкын нинди язмыш көтәр иде икән?! Бүгенге «АПК «Продпрограмма» басуларына күз салсаң, сокланып туймаслык. Биредәге кебек заманча терлекчелек комплекслары Татарстаныбызда күп түгелдер. Болар барысы да – Рифат Мәхмүт улының тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсе. Бик күп авыл хуҗалыгы предприятиеләренә аңардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Өстәвенә, авылдагы менә дигән заманча спорт комплексы, футбол кыры, хоккей тартмачыгы белән кайбер район үзәкләре дә бик мактана алмыйдыр. Иң мөһиме, авылда эш бар. Кайчандыр авылдан чыгып киткән кешеләр дә инде кире кайта башлаган.

Авыл мәдәният йорты янәшәсе дә санаулы көннәр эчендә үзгәрде дә куйды. Бүген әлеге урынны читтән кайткан авылдашлар беренче күрүдә  танымас та бәлки. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, анда катнашканнар һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәл комплексы, Җиңү паркы Түбән Ушмының йөзек кашына әйләнде.

Һәйкәлне, ял паркын ачу тантанасы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Халык алдында район башлыгы Анатолий Иванов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, якташлары - Татарстанның халык шагыйре  Зиннур Мансуров, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, «Болгар-синтез» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Мифтахов, галим-тарихчы Энгель Таһиров чыгыш ясады.

Соңыннан спорт комплексында корбан ашы уздырылды, кичен авыл халкы бәйрәм концертын тамаша кылды.

Николай МИХАЙЛОВ.
Мамадыш районы.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net