Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Фәридә ЗАРИПОВА: БАЛЫК БИРЕРГӘМЕ, ӘЛЛӘ КАРМАКМЫ?

Гомерем балалар арасында үтеп бара. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлавыма 31 ел тулды. 1991 елдан бирле урыс телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытам. Ана теле укытучыларына кытлык заманда мәктәп җитәкчебез моны бик үтенеп сораган иде. “Телегез шундый чиста, язуыгыз матур, зинһар, укытучы тапканчы, татар телен укытыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте. Укытучы табуы кыен булгандыр, күрәсең. Мәктәпләрдә бүген дә татар теле укытучылары җитми. Татарстанда ике тел дәүләт теле дип игълан ителгәч, менә без дә дәүләт телен укытучылар булдык, үзебез дә бу юнәлештә читтән торып өстәмә белем алдык.

Урыс авылында үскән татар балаларының, күзәтүләр күрсәткәнчә, еш кына “телләре” булмый. Шуңа күрә аларны татар телен өйрәнүгә кызыксындыру чараларын табарга кирәк. Төрле методик әсбаплар, дидактик уеннар булдыру, сүзлек кебек әсбаплар туплау, кечкенә әсәрләрне сәхнәләштерү, балалар арасында төрле бәйгеләр оештыру, Казан шәһәрендәге театрларга бару, музейларга экскурсияләр оештыру - барысы да уртак нәтиҗәгә эшли. Ел саен мәктәптә татар теле атналыгы да үткәрелә. Ул үзенә күрә бер хисап: иң оста шигырь сөйләүче ачыклана, ата-аналар һәм хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр тәкъдим ителә, укучылар белән мәктәп ашханәсендә татар халык ашларыннан кош теле, бавырсак , кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак пешерелә.

Авылда төп халык урыслар булганлыктан, Введенка бистәсендә Сабан туе үткәрелми иде. 2007 елда, 5 нче сыйныфлар белән Сабан туе темасын өйрәнгән вакытта, татар телен кызыксынып өйрәнүче Герасимов Роман әйтеп куйды: “Их, менә шушы татар милли уен-ярышларында үзең дә катнашсаң икән!” - диде. Шулай итеп, безнең мәктәптә уку елы азагында ел саен уздырыла торган мәктәп Сабан туе барлыкка килде. Башта бүләкләрне ата-аналар һәм укытучылар биргән акчаларга алдык. Хәзер инде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булыша, иганәчеләр дә җәлеп ителә. Сабан туе программасындагы концертта исә “артистлар” үзебезнекеләр. Анда ел буе өйрәнелгән әсәрләрнең иң яхшылары уйнала, шигырьләр сөйләнә, җырлар башкарыла. Аннары төрле ярышлар башлана: игътибарны капчык киеп узышу, күзне бәйләп, үзеңә бүләк кисеп алу, чүлмәк вату, авызга йомыркалы кашык кабып узышу, бүрәнә өстендә печән тутырылган капчык белән тәпәләшү, велокросс, көянтә белән сулы чиләкләр күтәреп узышу, татарча көрәш һәм “ат чабышы” җәлеп итә. Бүген шәһәргә якын урнашкан авылларда атлар түгел, сыерлар да калмады, шуңа күрә чабышны кечкенә балаларны таякларга “атландырып” оештырабыз. Мәктәпнең физкультура укытучысы белән оештырылган бу ярышларда барлык укучылар, ата-аналар, укытучылар катнаша. Әлбәттә, җиңүчеләр дә ачыклана. Аннары Сабан туе мизгелләре төшерелгән фоторәсемнәрдән гәзит чыгарабыз. Һәркем үзен, якыннарын һәм дусларын гадәти булмаган мизгелләрдә күреп шакката, рәхәтләнеп көлә.

Тәрбияви максатларга ирешүдә укучылар белән төрле экскурсияләрдә булуыбыз да бик отышлы. Ата-аналары колхоз базарыннан ары алып бармаган балалар өчен, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев кебек атаклы шәхесләр һәм Сынлы сәнгать музейларында, рәссамнар күргәзмәләрендә булу, Казанның истәлекле урыннарын тамаша кылу бик файдалы. Идел елгасы буенда урнашканлыктан, безгә пароходта юлга чыгу бик җайлы. Ноутбук, планшет “җене” кагылган бүгенге балалар белән ярда балык тоту, шулпа, бәрәңге пешерү һәм чәй кайнатып эчү дә бик кирәк. Шул шулпаның һәм чәйнең тәме еллар буена истә калырлык була.

Әлбәттә, яңа заманда авыл мәктәбе укытучысы үз укучыларыннан һич калышырга тиеш түгел. Бүген кампитр технологияләрен бик яхшы белергә кирәк. Заманча җиһазларны укучылар файдасына эшләтә белү зарур.  Бүген татар теле һәм әдәбияте дәресләрендә Интернет челтәреннән, цифрлы белем бирү чыганаклары мәгълүматларыннан һәм электрон дәреслекләрдән еш файдаланабыз.

Авыл мәктәбе - төбәкне саклап кала торган төп терәк тә әле ул. Әмма оптимальләштерү шаукымы безнең кечкенә мәктәпне дә юкка чыгара язды. Авыл халкы, мәктәп укытучылары бердәм булып моңа каршы чыкты. Авылда җирдә эшләүче халык яшәгәнен нигә онытырга? Белгәнебезчә, җир - безне туендыручы ул. Шифалы туфракта үскән ризык белән тукланып, физик хезмәттә чыныккан буын исә - киләчәктә кешелек җәмгыятен үстерүчеләр алар. Илебез җитәкчеләренә моны һәрчак искәртеп торырга кирәк.

Авыл мәктәпләре, гомумән, шәһәр мәктәпләре белән чагыштырганда, җәмгыятьтә югарырак урын биләп тора. Авыл мәктәбе – мәдәният, гыйлем һәм зәвекъ тәрбияләүче мәркәз ул. Авыл мәктәбе укытучысы – иң киң һөнәр иясе.

Укучылар саны аз булу хәзерге укыту системасын индивидуальләштерүгә китерде. Русия мәктәпләрендә математика укытучысы Юрий Макаров төзегән күнегүләр системасы кулланылган кебек, балаларны дәресләрдә төркемләп эшләтүгә йөз тотылды. Быел урыс телендә сөйләшүче укучылар өчен дә татар теленнән шундый күнегүләр системасы булдырылды. Хәзер программадагы һәр теманы тәмамлаганда, укучылар зачет формасында күнегүләр эшли. Бу дәрестә аз комплектлы мәктәптәге төрле сыйныф укучылары катнаша. Монда эшләмичә утырырга яратучы укучы да, башкалардан күреп, эшкә керешә. “Биш”ле алыр өчен бер дәрестә биш күнегүне дөрес эшләү сорала.

Иң мөһиме: балаларга балыкны тотып бирергә кирәк түгел, моның өчен “кармак” бүләк итү дә җитә. Балаларны кулланучы итеп кенә түгел, җитештерүче буларак тәрбияләү дә зарур. Әмма бүгенге ата-аналарның кайберләре авылда да баланы физик эштән читләштерү ягын карый. Бу – ялгыш адым. Бала кечкенәдән хәрәкәттә, хәленнән килерлек физик хезмәттә булса гына, физик яктан сәламәтләр сафына баса. Ә сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Халык белмичә әйтми. Авылның саф һавасын сулап, челтерәп аккан чишмә суларын эчеп үскән сәламәт балалардан талантлы шәхесләр үсеп чыгуы да күз алдыбызда бит.

Мин, укытучы буларак, бүген илебез халкындагы бик зарарлы бер чирнең киләчәк кешеләренә куркыныч тудыруы турында әйтми кала алмыйм. Ни кызганыч, укучыларның байтагы - эчкече ата-ана балалары. Авыл мәктәбе кечкенә булгангамы, алар соңгы елларда аеруча күбәйде. Авыл җирлегендә хатын-кызлар арасына да үтеп керде бу чир. Без бала чакта, гаиләләрдә ата эчкече булганда да, тормышны әле аналар алып бара иде. Ә менә әни кешенең дә эчкечелеккә бирелүе - балалар өчен бик зур бәхетсезлек. Ул балалар әниләре “авырганда” бернәрсәгә дә сәләтсез: ишетмиләр дә, күрмиләр дә, тыңламый һәм аңламыйлар да. Ялгыз гына, “мать-одиночка” статусында бала табучы аналар да җәмгыятебезгә әтисез балаларны өсти тора. Ни аяныч, авыл җирлегендә яшәүче укытучылар арасында бу хәлгә: “Һәр гаилә – аерым крепость, проблема - гаиләнең үз эше”, - дип караучылар бар. Минемчә, бу бик җитди мәсьәлә, ул дәүләт тарафыннан ашыгыч рәвештә ил күләмендә чишелергә тиеш. Моны истә тотып, бүгенге авыл мәктәпләрендә укучыларга өстәмә белем бирү системасы гамәли якка борылырга тиеш. Элек Макыл авылында, мәсәлән, күп районнардагы кебек, машина йөртүче, тракторчы, пешекче, чәчтараш осталары әзерли торган училище эшләп килде. Бу уку йорты әзерләп чыгарган хезмәт ияләре бүген дә сафта. Кызганычка, хәзер балалар арасында һөнәр алырга теләүчеләр күп булса да, әлеге һөнәр училищесы эшләми.

Шулай да якын арада әлеге проблемаларны хәл итүгә дә чират җитәр, сәламәт балалар күбрәк туып, җәмгыятьне бәхетле киләчәккә алып барыр, дип ышанам. Яңа заман укытучысы бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә бүген үк әзер.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net