Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Юл төзүче хезмәте ансат түгел

Юл төзелешендә эшләүчеләр, аларны карап-төзәтеп торучылар бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мөгаен, бәйрәмнең көз тәмамланып килгән вакытка билгеләнүендә аерым мәгънә бардыр. Чөнки юл төзүчеләр өчен чираттагы эш сезоны бетә бит. Димәк, ел башыннан алып күпме эш башкарылганлыгына нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар билгеләргә дә була.
 
 
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин үтеп баручы сезонны коллективлары өчен бар яктан да уңышлы булды дип саный.
 
–Ел башыннан үз районыбызда гына да асфальт-бетон өсле 25 километр юл төзедек. Хәзер Татар Шәпкәсе, Яңа һәм Иске Баллыкүл, Анино Салман, Иске Хурада кебек кечкенә авылларга да без төзегән әйбәт юллар килеп җитте. Кошки белән Чуаш Шәпкәсе  арасын да тоташтырдык,–ди ул, канәгать булуын яшермичә.
 
Әйе, бу коллектив ел әйләнәсе бик зур күләмле эш башкара. Быел юлчылар авыллар территорияләрендә дә эшләделәр. Базарлы Матак, Юхмачы, Салман, Иске Матак, Иске Әнҗерә, Хлебодаровка авылларында барлыгы 4,36 километр урам юллары салынды. Әле бер дистә ел элек олы юлларның ышанычлы, тигез булуы хакында хыяллана идек, хәзер инде күпме авылларыбыз уртасыннан асфальтланган юллар үтә!
 
–Безнең эш бит юл полотнасы күтәрү, аңа материалларны тиешенчә түшәп, асфальтлау гына түгел. Юл хуҗалыгы төшенчәсе хәзерге вакытта үз эченә бик күп нәрсәләрне ала. Әйтик, мастерлар Җиһаншин Илнур һәм Хәлиуллин Илнар, участок начальнигы урынбасары Гыйльфанов Фәнил бригадалары егетләре 64 суүткәрү торбаларын урнаштырдылар һәм ныгыттылар. Быел безнең эшчеләр юлларга 396 юл билгесе, 2464 сигнал баганасы, 2432 метр тимер барьер куйдылар. Бу бик зур эш, – дип аңлатма кертә Рашат Талип улы.
 
Юлчыларның төзелеш һәм ремонт белән бәйле эшләре, климат үзгәрү сәбәпле, соңгы елларда бик иртә башлана. Гадәттә беренче эш итеп чокыр-чакырларны ремонтлыйлар алар. Быел моны 10,8 мең квадрат метрда башкарганнар, 8,5 мең метр озынлыктагы ярыкларны ямаганнар, асфальт грануллар белән юл кырыйларын ныгытканнар. Асфальт заводы юллардагы тишек-ярыкларны ямау өчен генә дә 16 мең тонна асфальт ясап чыгарган.
 
–Безнең оешмада эшләү ансат түгел икәнлеге аңлашыла. Шундый зур күләмле эшне башкарып чыгу өчен һәркемнән җаваплылык, тырышлык таләп ителә. Әле бит егетләребез районнан читкә китеп тә эшлиләр. Әйтик, хәзерге вакытта юлчылар Баулы, Түбән Кама, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында командировкада. Кайда гына эшләмәсеннәр, безнекеләр сынатмыйлар. Әле менә автогрейдер йөртүче Әбрар Хәсәнҗанов белән каток машинисты Илнар Заһидуллинны Нурлат районы башлыгы да грамоталар белән бүләкләгән,–дип  эшчеләрен мактый җитәкче.
 
Юл төзүче хезмәте ансат түгел, билгеле. Эш көне биредә бик иртә башлана һәм соң бетә. Елның җылы чорында күбрәк юллар төзеп калырга кирәк бит. Шуңа күрә эшчеләрнең кадере дә бар, хезмәт хаклары да югары һәм вакытында түләнә. Ә яңа ел алдыннан эшчеләр  һәм белгечләргә унөченче хезмәт хакы итеп түгәрәк кенә сумма акча бирелә. Билгеле, хезмәтенә күрә түләве дә булгач, юл төзү оешмасында эшләргә теләүчеләр дә табыла: быел 91 кеше эшкә килгән. Соңгы өч елда коллектив өчтән бергә артып, 187 кешегә җиткән.
"Алексеевскдорстрой" ААҖнең Әлки участогы – техник яктан бик яхшы коралланган оешма. Ел саен яңа машиналар алына. Рашат Талип улы әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 39 автомобиль һәм 20 берәмлек юл төзү машинасы бар. Билгеле, мондый куәтле оешма иң күләмле эшләрне дә башкарып чыга ала.
 
Атна ахырында юлчыларның зур бәйрәме. Һәр елдагыча, иң алдынгыларны Мактау грамоталары, премияләр көтә. Әйтик, автогрейдер машинисты Риянов Марат Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек дип табылган. Район башлыгының Мактау грамоталарын машинист Алексей Емельшинга, шофер Ринат Каюмовка, эретеп ябыштыручы Рөстәм Шәйхетдиновка тапшырачаклар. Җәмгыятьнең генераль директоры Фаот Вәлиев та участокның иң яхшы эшчеләрен бүләкләячәк.
 
–Ә андыйлар бездә бик күп. Мин бүген аларның исемен атый алыр идем. Әмма аерасым килми, чөнки һәр белгеч, һәр эшчебез уртак эшебезгә үз өлешен кертә,– ди Рашат Гыйззәтуллин. Быелның  гыйнварында участок бетончылары Олимпиада үткән Сочида эшләделәр. Бу инде егетләребезгә үзебезнең республикада гына түгел, читтә дә ышаналар дигән сүз.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net