11 октябрь республикада Бердәм урман утырту көне дип игълан ителде
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә районыбызда урман утырту көнен үткәрү буенча планнар билгеләнде. Район урман хуҗалыгы баш инженеры белдерүенчә, агач үсентеләре әзерләнгән, алар хезмәт коллективларына бушлай таратылачак.
Иртәгә, Бердәм урман утырту көнендә, күп эшләр башкару күздә тотыла. Авыл урамнарына, тыкрыкларга, йорт-биналар каршына миләш, юкә, чыршы үсентеләре утыртылыр. Алдан утыртып үсеп китә алмаган агачлар урынына да яңаларын утырту зарур. Яшь агачларны карап, тәрбияләп тору өчен аларны аерым кешеләргә, хезмәт коллективларына беркетү дә урынлы булыр иде. Агач утыртырга мәктәп укучылары һәм оешма-учреҗдениеләр коллективлары чыгар, бу эштә хөрмәтле пенсионерларыбыз да актив катнашыр дип көтелә.