Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Кичүчат егете Айдар космонавтлар әзерли

Кичүчат егете Айдар космонавтлар әзерли

 

Халкыбызнын бу җырларын тыңлап үскәндерме – белмим, ләкин айга-йолдызларга ашкынуы Кичүчат авылы егете Айдарны Йолдызлар шәһәрчегенә китергән.

Аның белән танышу очраклы рәвештә килеп чыкты. Дөресерәге, башта мин  Айдарны Айдар иткән Ана белән таныштым. Эш буенча Кичүчатка барып төшкәч, китапханәгә сугылырга туры килде. Гап-гади авыл китапханәсе. Рәт-рәт сузылган китап киштәләре. Түрдәрәк урнашкан өстәлдә авылдан чыккан язучы һәм галимнәрнең хезмәтләре урын алган. Әлбәттә, Ризаэддин Фәхретдин почмагы булдырылган. Китап сөюче Кичүчат авылы халкының билетлары сакланучы тартмачык та ерактан күренеп, “менә ул мин!” дигәндәй әллә каян күренеп тора. 28 ел гомерен авылда китапханә эшен үстерүгә багышлаган Гөлфия ханым Бикмучева белән аралашып, авылда кемнең күпме китап укуын, кайсы жанрда һәм нинди авторларны яратканнарын сорашып торам. Шулвакыт биредә китап-журнал караштырып торучы Кичүчат апалары сүзгә кушылып, авылдашлары Гөлфияне мактый башлады:

– Уңган хатын-кыз таба, батыр ана ул таба!

– Улларны да ниндиләрен бит әле – космонавтлар укыта торганнарын!

Менә сиңа мә! Бусы нинди журналист халкы белми калган сенсация тагын?

Тизрәк хатамны төзәтергә теләп, Гөлфия апага сорауларымны яудыра башлыйм. Ләкин ул холкы белән бик тыйнак кеше булу сәбпле, артыгын сөйләргә бер дә яратмый булып чыкты. Шулай да, Гагаринның үзен әзерләгән шәһәрчектә һәм бүген дөньяда беренче тапкыр космоска очкан легендар шәхес исемен йөртүче үзәктә эшләүче Татарстан егете хакында якташлары белергә хаклы булуына басым ясагач, Гөлфия апаның теле чишелде. Шул ук китапханәдә сакланучы бихисап китап-журналлар арасыннан Айдары турында язылган газета битләрен ачып, миңа күрсәтә башлады. Баксаң, Айдар хакында язмый калучылар бер без генә (без дигәнем, Әлмәт журналистлары. – Р.Н.) калганбыз икән. Аның исеме республиканың күп кенә газета-журналларында телгә алына, Айдар хакында шулай ук Татарстаннан чыккан космос һәм космонавтика белән бәйле күренекле кешеләр хакындагы китапта да язылган.

Әни кеше буларак, Гөлфия ханым Айдарны кечкенәдән үк техника белән кызыксынуын, үзе теләп А.Н. Туполев исемендәге университетка укырга кереп, уңышлы гына укып чыгуын, улының барлык башлангычында да әтисе Рөстәм белән терәк булырга тырышуын сөйләп китте.

– Таякның юан башы әтисенә төште инде. Ул янгын сүндерү бүлегендә эшли. Авыл халкы мал-туар асрап көн күрә бит инде, без дә шулай тарттык дөньяны. Кече улыбыз да абыйсы кебек техника белән мавыгучан булып үсте, – ди ул.

Улларының йолдызлы юл сайлауларын ничек кабул итүләре белән кызыксынам.

– Аспирантурада укыганда язган фәнни хезмәтен уңышлы гына яклагач, аны базага керткәннәр. Дессертация белән Интернет челтәре аша танышып, улыбызны Йолдызлар шәһәрчегенә чакырып алдылар. Без, әлбәттә инде, шатландык кына. Әти-әни һәрвакыт баласына терәк булырга тырыша бит ул, – дип горурлана Гөлфия апа.

Шундый ул үстергән ана белән сөйләшүдән тагын шуны да белдем: Айдар якыннары белән көн саен скайп аша аралашып тора, тормыш иптәше Алия белән (ул Мамадыш районыннан) елына 3-4 тапкыр кайтып торалар икән.

Шулай итеп, Айдар белән читтән торып танышуым шулай башланды. Соңрак аның белңн  Интернет челтәре аша дуслашып әңгәмәне дәвам иттем.

– Космонавт булырга безнең чорның барлык егет-кызлары хыяллана иде, сез дә хыяллана идегезме?

Алай хыяллана ук дип әйтә алмыйм, әмма авыл малае буларак мине техника бик кызыксындырды. Шуңа күрә мәктәптә физика, сызым фәннәрен яраттым. Әлбәттә, ниндидер фәннең укучыларга ошавы укытучыдан да тора. Бу яктан мин уңдым – Фәүзәр абый сызу фәне нигезләрен дөрес итеп аңлатып бирә алды. Физикадан Кичүчатта 9 нчы сыйныфка кадәр Гөлнур апа, Мәмәттә 10-11 нчеләрдә Люда апа физик законнарны теориядә дә, лаборатория эшләре белән дә аңлаешлы итеп алып бардылар. Аннары, хәтерлим, Мәмәттә Марат абый трактор двигательләренең эшләү принципларын, төзелешен макетларда күрсәтә иде. Университетта укыганда шул ук фәннәрдән тагын да тирәнрәк белем алдым. Шулай ук яңа төр техникалар өйрәндек. Төрле энергетик җайланмалар, самолет, ракета двигательләре... Мине бигрәк тә ракета кызыксындырды. Шуңа күрә аспирантурага  «Махсус двигательләр» кафедрасында калдым. Аның мөдире – Анатолий Федорович Дрегалин– техник фәннәр докторы, профессор, ике тапкыр СССР Дәүләт бүләге лауреаты. Кафедра белән 1945 елда илебездәге ракета двигательләре төзелешенә нигез салучы В.П. Глушко идарә иткән, ә космонавтиканың “әтисе” – С.П. Королев өлкән укытучыь булып эшләгән!

– Йолдызлар шәһәрчегенә килеп урнашкач та нинди хисләр кичердегез?

– Нинди хисләр?.. Сокланудыр. Чөнки шушы шәһәрчектә Гагариннан башлап бөтен космонавтлар очуга әзерләнгән һәм әле дә әзерләнәләр. Монда һаман беренче космонавт яшәгән йорт тора. Аның тормыш иптәше Валентина Ивановнаны очратырга була.

– Йолдызлар шәһәрчегендә бүген башкарган эшегез нидән гыйбарәт?

Минем дессертация эшем лазерлы ракета двигательләре төзү белән бәйле иде. Космонавтлар әзерләү үзәгенә килгәндә, космонавтлар һәм астронавтларны “Союз ТМА-М” корабында очарга комплекслы әзерләү белән шөгыльләнәм.

– Космик корабта очу үзегез өчен тормышка ашарлык гамәлме?

– Корабта атнасына берничә тапкыр сәгатьләр буена очам. Әлбәттә, җирдә, космонавтларны тренажерда өйрәткән вакытта. Хәзер, мәсәлән, мин – МКС-44 (командиры россияле Олег Дмитриевич Кононенко, борт инженеры японлы Юи Кимиа, америкалы Лингрен Челл) экипажы инструкторы.

Айдар үзе сорауга турыдан-туры җавап бирмәсә дә, әнисе аша аның космоска очу мөмкинлеге булуын әйтә алам. Хәзерге вакытта спорт белән ныклап шөгыльләнүче Айдар бу максатка әзерлек юлында.

Мондый якташыбыз белән горурланам мин! Очу мөмкинлеге бирелә икән – исән-сау әйләнеп кайтырга, ә якыннарына тыныч күңел белән кадерле кешеләрен көтеп алырга язсын. 

...Ай югары, ай югары, айга менәсем килә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы һәм Айдарның шәхси архивыннан

 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Ниже воды: как идет обновление подводного флота России



VIP

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России




Українські новини

Монтаж димоходів та вентиляційних систем у Києві



Новости 24 часа

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.



Game News

To create its cast of Baldur's Gate 3 companions, Larian came up with 'hundreds and hundreds' of character concepts: 'It was a huge, huge list'



Москва

В Подмосковье жителей попросили сообщать в Минэкологии о встрече с хомяками



News Every Day

Scotland star SENT OFF after ‘worst tackle ever seen’ as they capitulate in Euro 2024 opener against Germany



Настроение

Зубы дракона



Москва

Дома и за городом: проект «Московское долголетие» приглашает на онлайн-занятия



Вольфганг Амадей Моцарт

«Моцарт vs Шопен» от Amadeus Concerts



Москва

В России покажут новый сериал с Анастасией Заворотнюк



WTA

Саснович победила на старте квалификации турнира WTA-500 в Берлине



Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий



Бизнес

Бизнес-омбудсмен Москвы оказывает поддержку НМСП



Симферополь

Аварийное отключение электроэнергии произошло почти в тридцати населенных пунктах Крыма



Москва

В России запустили бесплатного цифрового ЗОЖ-помощника



Москва

Москва-Пекин. Собянин в Китае подписал соглашение о сотрудничестве



Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Обмен электронными транспортными накладными стал доступен участникам «Биржи грузоперевозок ATI.SU»





Путин в России и мире
Москва

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Evanescence

Сооснователь Evanescence гитарист Бен Муди выпустил ремикс их трека Haunted



Москва

Фестиваль науки и искусств «Менделеев» пройдет в Клину 22 июня

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net