Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Илзирәнең ак юлы

Илзирә белән Җүәрия сыйныфташлар. Җае килеп чыкты да, беркөнне икәүдән-икәү,  иркенләп үткән хатирәләрен  барлап торганда, мин аларның шаһитләре булып алдым. 
...Мәктәпне яңа гына тәмамлаган алты кыз фермага савымчылар булып килергә теләк белдерделәр. Ул елларда хуҗалыкны  җитәкләгән Камил Нуретдиновның сөенечен аңларга кыен түгел иде. Ә нигә кызларга канат куймаска: ул аларга комсомол-яшьләр звеносында эшләргә тәкъдим кылды. Әле класстагы теләктәшлек рухы да күңелләреннән китәргә өлгермәгән кызлар өчен бу очрак чыннан да бәхет кошын тоткандай мизгел бүләк итте.  Хәтердә, барысы истә! Әнә алар үзара ярыша-ярыша сыер сава, беренче җиңүләр шатлыгын татый, район яшьләренең  “Кызыл яулык” призын яулыйлар. Һәм араларыннан  Илзирә хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә бер-бер артлы яулаган җиңүләре белән сокландыра башлый. Җиңүләре?! Әйтергә генә ансат. Район сыер савучылары бәйгесенең әйдаманы булу өчен  күпме “тоз” ашарга, күпме тир түгәргә кирәк?! Монда инде  очраклык  булганда да, ул бер генә тапкыр булырга мөмкин. Ә инде 14 ел рәттән “район чемпионы” исеменә лаек булган Илзирәнең уңышларын “очраклык” атамасы белән һич кенә дә бәйләп булмый. 
Ул үзенең уңышларында хезмәт тәҗрибәсе булуын, аның елдан-ел камилләшә баруын, җитәкчелекнең алдынгы технологияләргә омтылышын, азык базасы муллыгын нигез итеп куя.
–Һәр һөнәрнең үз серләре, таләпләре,   үзенчәлекле яклары бар. Бер-ике тапкыр гына эшеңдә җавапсызлыкка юл биреп кара, икенче көнеңдә үк ачы җимешен татыйсың. Эшеңне, малларыңны ярата белү кирәк. Болар һич кенә дә буш сүзләр түгел. Кайсын сыйлыйсың, кайсына назлап дәшәсең. Мал гына диеп карарга ярамый, кәефеңне дә сизә алар. Көтү яңартуга гомерем буе бик җитди карадым. Группамны таналар белән тоташ яңарткан чакларым да аз булмады,–ди Илзирә. Аның сөйләгән мизгелләрен күзәткәндә, очкынлана-очкынлана хезмәтенең тәмен бүлешкәндә, ихтыярсыздан: “Фанат син, Илзирә” дигәнеңне абайламыйча да каласың. 
32 елдан артык сыерлар сава ул. Соңгы елларда район Сабантуе әләмен күтәрүче бу сөйкемле, бөтерчек кызның йөзен инде күпләр хәтеренә иңдергәндер. Президент кулыннан чәшке тун алу дисеңме, алдынгылар составында чит илләргә юл тотучымы, район башлыгының исемле призларын үзенеке итүчеме– ул Илзирә Габдрахманова! Группасындагы 30 сыерыннан тәүлегенә 600–700 шәр килограмм сөт савып алучы да–ул! Моның өстәвенә 30 еллык тормыш иптәше Фәнил белән йортларын муллыкта алып баручы да Илзирә бит! Өч савым сыерларыннан көненә 25–30 литр сөтне гаилә бюджетын тулыландыру өчен сатып баралар. Итлеккә дигән үгезләре дә җитәрлек утарларында. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, кайсы нинди сыйфатта булуын абайламасам да, Фәнил дә авылда бик уңганнардан санала икән. Алдагы елларда ул данлыклы механизатор исемен йөрткән мәлдә хуҗалык тарихына матур гамәлләре белән язылган булса, бүгенге көндә ул авылдашлары арасында кул остасы буларак абруйланып яши. 
Бер булганнан бар да була, дигән халыкның хак әйтеменә бу гаилә мисалында тагын бер кат инанасың. Шәхси хуҗалыкларындагы тәртип, пөхтәлек, зәвыклы бакча бизәлеше күз уңын үзенә тартып ала. Ни генә үстермиләр: җиләкнең нинди генә төре юк, карбыз, винограды, яшелчәләрнең дистәләген төрен культуралы үстерергә дә вакыт таба ала алар. Тәрәз төпләрен 30 дан артык яран гөле бизи, бакчаларында кашкарыйлар, лилияләр үсә. Чәчәкләр дигәннән, Илзирә карамагындагы 30 сыерның исемнәре дә чәчәк атамаларыннан. Әйтергә кирәк, аның эше, хезмәт нәтиҗәләре, күңеле дә матурлыкка төбәлгән. Балаларына күчкән инсафлы буыннар дәвамлыгы да үзен нык сиздереп тора. Өч баланың берсен гаиләдән йолкып алган аяныч авыру, фаҗигале язмышы да булмаса икән?! Ата-ананың йөрәк ярасын еш сулкылдата улларының ачы хәсрәте.
–Бүгенге көнебез Ходайга шөкер яшибез. Бала кайгылары, туган-тумача хәсрәтләре күрергә язмасын берүк. Башкаларга да шуны телим,–ди Илзирә яшьләрен тыя алмыйча. 
Хезмәттәшләре белән чын ихласта яшәүләре, булулары да үзен анык күрсәтеп тора. Балавыз сыккан Илзирәне юатырга Җүәриясе килеп тә җитте.
–Йә, кызый, җитте. Иртәгә район сәхнәсенә күтәреләсең бар. Анда елакларга урын тар,– дигән булып, ярымшаяртып  Илзирә янына сыешты ул.
Аннан, өч дистәдән артык хезмәт юлында янәшә атлаган бу ике ханым сыерлар утарына юл алдылар. Елмаюдан нурланган йөзләр, култыклашып атлаудан тамган матур адымнарга сихерләнгән мәлдә: “Уңышлар сезгә кызлар, йолдызлар”,– дигән теләкне аларга ияртеп җибәрә алдым кебек тоелды үземә. 
 
            Вазыйх Фатыйхов. 
                         Олы Мәшләк.

Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net